Кайбычлылар «Мин Тукайны укыйм» флешмобында катнашырга мөмкин
Бөтендөнья татар конгрессы бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан «Мин Тукайны укыйм» шигъри флешмобта катнашырга чакыра. Бу хакта конгресс сайтында язылган.
Катнашу өчен агымдагы елның 26 апрелендә #МинТукайныУкыйм#БөтендөньяТатарКонгрессы#ҮзегезнеңТөбәк (татарча) хештеглары белән Габдулла Тукай шигырен яисә шигырьдән өзекне укыган видео урнаштырырга кирәк.
Флешмоб көн дәвамында барачак. Флешмобка теләгән һәркем кушыла ала.
Видеоязмалар шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Вконтактедагы официаль битендә https://vk. com/tatarcongress куелып барылачак, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев