Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычлылар, » Минем герой — минем гаиләм » акциясенә кушылыгыз

Әлеге флешмобта кайбычлылар социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының сугыш чорындагы тарихлары белән уртаклаша ала.

Аннары бу язмалар матбугат чаралары сюжетларында һәм яңалыкларда күренәчәк.

Акция #Минем Герой — минем Гаилә (#МойГеройМояСемья) исемен ала һәм популяр "Үлемсез полк"ка өстәмә булып тора. Узган ел ул беренче тапкыр уздырылды һәм "ВКонтакте"да 700дән артык катнашучыны җыйды. Флешмобка кушылу өчен кайбычлылар үзләренең туганнары, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга — хәрбиләргә һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган постлар бастырып чыгарырга тиеш.

Бөек Ватан сугышында катнашкан Героегызның фотосын, аның хакындагы кыскача мәгълүматны, хәрби юлы турындагы язманы #МойГеройМояСемья #КайбычМинемГерой хештегы белән үз аккаунтларыгызда урнаштырыгыз. Эчтәлекле язмалар безнең газетада да урын алачак. Пост сезнең социаль челтәр битендә урнаштырылганнан соң, безнең "Вконтакте«дагы «Кайбицкие зори» төркеменә сылтамасын җибәрегез: https://vk. com/kaibicy.

Без сезнең героегыз турында сайтта һәм социаль челтәрләрдә сөйләрбез. Хөрмәтле ветераннарыбызның батырлыгын бар дөньяга данлыйк! Үз геройларыбызны һәммәбез дә белергә тиеш!

Акция 2024 елның 2 апреленнән 9 маена кадәр үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев