Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта яшь песионер мәктәбендә пенсиягә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләштеләр

“Хәзер пенсия яшенә җиттең дә, эштән киттең дигән сүз түгел. Җитмеш яшькә кадәр дә эшләргә була”, – диде Пенсия фондының Кайбычтагы клиент хезмәте җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова. Бу хакта ул Галия Кайбицкая исемендәге музейда узган яшь пенсионер мәктәбендә сөйләде. Очрашуда катнашучылар арасында озак еллар буена район Советында баш бухгалтер булып эшләгән Гатия Журавлева, казначылык ветераны Фидалия Гыймранова, шул өлкәдә эшләп, пенсиягә чыгарга җыенучы Рамилә Баймиева, шәхси эшмәкәр Сәвия Садриева, стажлы пенсионер Альберт Ярхәмов һәм башкалар бар иде. Аларга музей директоры Чулпан Камалиева экскурсия дә үткәрде. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Җәмилә Сәгыева да теләкләрен җиткерде.

Гөлчәчәк Зиннурова чыгышыннан күренгәнчә, бүгенге көндә районда 4524 пенсионер яши һәм аларга ай саен якынча 60 миллион сум күләмендә пенсия түләнә. Ел буена ул 800 миллионлап җыела. “Шул ук вакытта бездә эшләүчеләрнең саны 3200 генә. Аларның саны азрак булган саен Пенсия фондына да акча кимерәк керә. Россиядә 2019 елда пенсия системасы зур үзгәрешләр кичерде, пенсия яше дә озынайтылды. Пенсия турындагы законнарга кертелгән үзгәреш­ләр инде пенсия алучы кешеләрне читләтеп уза. 2019 елда һәм аннан соң пенсиягә чыгучыларга кагыла”, – диде Гөлчәчәк ханым.   
Ул очрашуда катнашучыларга авыл хуҗалыгы тармагында утыз елдан артык эшләүчеләрнең пенсия­сенә узган елның гыйнварыннан 25 процент өстәмә түләнүе, күпбалалы аналарның лаек­лы ялга иртәрәк чыга алуы, пенсиянең ничек билгеләнелүе хакында сөйләде, сорауларга җавап бирде.
– Яңа законнарда яңа төшенчә барлыкка килде – “пенсия яше алдындагы” кешеләр. Пенсия турындагы законнар белән бергә аларның мәнфәгатьләрен яклаучы документлар пакеты да кабул ителде, – диде Гөлчәчәк Миңгәрәевна. – Эш бирүче пенсия алды категориясенә кергән кешеләрне картлыкларын сәбәп итеп хезмәт урынына кабул итмәсә, яки азат итсә, моның өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы карала. 2019 елда Пенсия яше алды гражданнарының тиеш­ле социаль ярдәмгә һәм ташламаларга хокуклары расланды. Моңа кадәр бу хокуктан бары тик пенсия яшендәгеләр генә файдалана ала иде. Ташламаларның күбесе федераль характерда. Алардан пенсиягә чыгу яшенә кадәр биш ел яки элеккеге пенсиягә чыгу яше чикләрендә – хатын-кызлар өчен 55 яшьтән һәм ир-атлар өчен 60 яшьтән файдаланырга мөмкин. Пенсио­нерларга нинди ташламалар күрсәтелергә тиеш булса, пенсия яше алдындагы кешеләргә дә бөтен социаль ярдәмнәр, субсидия­ләр, ташламалар карала. Бушлай диспансерлаштыру узу өчен ике көн  ял бирелә, бу очракта хезмәт хаклары саклана. 55 һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләргә эшсезлек буенча бер ел буена  11280 сум күләмендә пособие түләнә.
Гөлчәчәк Зиннурова әйтеп узганча, биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күпбалалы аналар тиешле 15 еллык стажы булган очракта, пенсиягә элеккегечә 50 яшендә чыга. Хәзер дүрт балалы аналар да пенсиягә алданрак – 56 яшьтән чыга ала. Өч балалы аналар яңа пенсия яшеннән 3 елга алданрак, ягъни 57 яшьтән пенсионер була.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында пенсия яше алдындагы кешеләрне төрле һөнәрләргә укыту, квалификацияләрен күтәрү мөмкинлеге дә бар. Моның өчен Эльвира Камалиева җитәкчелегендәге мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Исламия Нигъмәтуллина да пенсионерларга кагылышлы сорауларга җавап бирде.
Олы Кайбычта Альберт абый Ярхамовны белмәгән кеше юктыр ул. Аның 60 елга якын хезмәт стажы бар!
– Миңа 1999 елның мартында 60 яшь тулган иде. Пенсиягә чыккач та эшләвемне дәвам иттем. 1953 елда башланган хезмәт юлым 2010 елга кадәр сузыл­ды. Тәнең сәламәт булганда, бер эштән дә курык­маска кирәк. Минем үземә биш сәгать йокы да җитә. Кыш көне чаңгыда йөрим,  «Кайбыч» боз мәйданында тимераякта шуам, җәй көне йөгерәм, спорт белән шөгыльләнәм.Үземне әле һаман да 60 яшьтәге кебек хис итәм. Көнозын диванда бот күтәреп яту – картаю билгесе ул, – ди Альберт абый.
Әйе, нәкь ул әйткәнчә, яшь чагында пенсиягә чыгу турында уйлап та карамыйсың. Ә гомерләр тиз уза икән. Әйләнеп карарга да өлгермисең, пенсия яшенә дә килеп җиткән буласың.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев