Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч аграрийлары терлек азыгы хәзерләүгә әзер

Районыбыз механизаторлары терлек азыгы хәзерләү техникасын әзерлек сызыгына куйды.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен терлек азыгы техникасы әзерлегенә тикшерү уздыра. “Татагролизинг” җәмгыятенең баш инженер-директоры Нурсил Вәлиев рәислегендәге комиссия хуҗалыклардагы терлек азыгын урып-җыю техникасының әзерлеген тикшерде. Быел үзара тикшерү язның соңгы көненә – 31 майга туры килде. 
Барлык хуҗалыклардагы техниканы, сенаж базларын карап чыкканнан соң, комиссия мөмкин булган 50 баллдан, “Дубрава” җәмгыятенең икенче филиалына – 48 балл куеп, беренче урынны бирде. Беренче- икенче филиаллар – 47шәр балл белән икенче урында. 44- 43 балл туплаган “Яңа юл”, “Подберезье” хуҗалыклары өченче- дүртенче урыннарны бүлеште. Район буенча уртача балл – 45,8 тәшкил итә. 
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев