Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч авыл хуҗалыгы яңалыклары

Авыл хуҗалыгы тармагында ел әйләнәсе эшнең бетеп торганы юк. Кайсы ел фасылы булуына карап, игенчеләребез агротехничк чараларны үзвакытында үтәп киләләр.

Быел районыбыз хуҗалыкларында 20 мең гектарда бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар игелгән иде. Игенче-механизаторларыбыз шул мәйданнардан барлыгы 55 мең тонна ашлык җыеп алды. Быел игенчеләр өчен һава шартлары уңай килде. Әмма узган көздә чәчелгән уҗым культураларының кышкы чорда начар саклануы тулаем җыеп алынган уңыш нәтиҗәсенә тискәре йогынты ясады. Игенчеләребез бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 27,5 центнер уңыш алды.
Хәзерге вакытта районда рапс культурасын игә башладылар. Көн аралаш яуган көзге яңгырлар эш темпларын тиешле дәрәҗәдә алып барырга мөмкинлек бирми. Әлеге культура быел 2480 гектар мәйданда игелгән. 19 сентябрьгә шуның 586 гектарында уңыш җыеп алынган. Һәр гектарның уңдырышлылыгы 15 центнер тәшкил итә.
Халык телендә “Азыгы мулның кышы кыска” дигән әйтем бар. Районыбыз механизаторлары, шул әйтемне истә тотып, терлек азыгы хәзерләүне туктатмый. Хуҗалыкларда 5,9 мең тонна печән, 80,2 мең тонна сенаж хәзерләнгән. Кукурузны силоска салу дәвам итә. Силос 11 мең тонна салынган. Районда бер шартлы терлеккә бүлеп исәпләгәндә, 25,1 центнер азык берәмлеге терлек азыгы запасы булдырылган. Республика буенча бу күрсәткеч 21,1 центнер.
Шул ук вакытта киләсе ел уңышына нигез салу, ягъни, көзге культуралар чәчү дәвам итә. Игенче-механизаторларыбыз планда каралган 11 мең гектар мәйданның 10 меңендә (91%) бу эшне башкарырга өлгергән инде.
Уңышы җыеп алынган басуларда туфрак эшкәртү дә алып барыла. План буенча ул 32,9 мең гектарда башкарылырга тиеш. 19 сентябрьгә шуның 14,2 мең гектарында (42%) эш төгәлләнгән. Көн дәвамында механизаторларга 0,9 мең гектарда җир эшкәртү планы җиткерелгән. Алар көнлек норманы 100 процентка үтәп баралар.
Агрофирмаларда ел саен шактый күләмдә шикәр чөгендере игәләр. Быел бу культура 3178 гектар мәйданны били. Шушы көннәрдә механизаторлар татлы тамырны җыеп алуга керешәчәк.
Игенче һөнәре элек-электән хөрмәтләнеп килгән. Аларга авыр һәм мактаулы эшләрендә җиңеллек насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X