Кайбыч авылларында балалар өчен дини укулар оештырыла
Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, быел балалар өчен җәйге дини укулар 15-28 июль көннәрендә Олы Кайбыч, Борындык, Шүширмә, Колаңгы, Олы Урсак, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Салтыйган, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында оештырыла.
Әлеге дини укуларга 1-9 класста укучы балалар чакырыла. Дәресләр 10:00-14:00 сәгатькә кадәр уза. Алар өчен 28 июль көнне Олы Кайбыч авылының Сабантуе мәйданында иртәнге сәгать тугызда балалар Сабантуе оештырылачак. Әлеге эшләрне башкарып чыгу өчен Казан шәһәрендәге “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән дүрт шәкерт килүе дә көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев