Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч басуларында эшнең кызган чагы

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин язгы кыр эшләре белән танышу максатында һәркөнне хуҗалыкларга бара. Чираттагы сәфәре “Алтын кырлар” агрофирмасына, “Туган як -Агро” җәмгыятенә булды.

“Алтын кырлар” агрофирмасы игенче- механизаторлары, районда беренчеләрдән булып, 8 апрельдә Арыслан авылы басуында арпа чәчә башлады. Без барганда механизатор Максим Зубринин “МТЗ- 1221” тракторына тагылган чәчү агрегаты белән басуны иңли иде. Агрегатта чәчүчеләр Флүр Шәрәфиев, Роберт Шакиров, Евгений Кочнев эшли. “КамАЗ” шоферы Рамил Закиров аларны чәчүлек орлык белән тәэмин итә.
Альберт Рәхмәтуллин авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов һәм идарәнең үсемлекчелек буенча консультанты Юрий Осипов белән берлектә “Алтын кырлар” агрофирмасы, “Туган як – Агро” басуларында уҗымнарның ничек кышлаганын карадылар. Хуҗалык җитәкчесе Рәмис Хәйретдинов әйтүенчә, эш ике сменада оештырылган, басуда ике тырмалау, бер чәчү агрегаты эшли.
- Шүширмә игенчеләре элек- электән язгы кыр эшләрен беренче башлап җибәреп, беренче булып тәмамлыйлар да иде. Эшне оптималь срокларда башкарганга, мул уңыш та алалар иде. Сезнең дә шул традицияне дәвам итүегезне телим, - диде Альберт Илгизәрович мөрәҗәгать итеп.
Ул биредәге басуда туңга сөрелгән җирләрне тырмалаучы, “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” исемен горур йөртүче Рәмис Бикбов белән әңгәмә корды, эш шартларын, хезмәтенә түләү белән кызыксынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев