Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч басуларында кыр эшләре кайный

Районыбыз кырларында язгы кыр эшләре көннән- көн киңрәк колач ала бара. Татарстан Рестубликасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы сайтыннын алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 17 апрельгә район буенча көзге культуралар – 4000, күпьеллыклар – 400 гектар мәйданда тукландырылган, күпьеллык үлән мәйданнары – 1000, туңга сөрелгән басулар – 3000 гектарда тырмаланган.

“Дубрава” агрофирмасының Түбән Колаңгы авылы янындагы 640 гектарны биләгән көзге бодай кырында механизаторлар Радик Ярхәмов, Айрат Хәйруллин, Владимир Лукоянов “МТЗ- 82” тракторларына тагылган “Амазонка” агрегаты белән ашлама кертәләр иде. Шулай ук, “МТЗ- 82” тракторында Айрат Нигъмәтуллин “Амазонка”ларга минераль ашлама төяп тора. “КамАЗ” автомобилендә Ирек Нигъмәтҗанов басуга ашлама ташып тора. 
Агрофирманың баш агрономы Илнур Сәлахов әйтүенчә, биредә һәр гектар мәйданга 100 килограмм гамәлдәге матдә исәбеннән ашлама кертелә. Ул вакытка биредә 600 гектарда ашлама кертергә өлгергәннәр иде инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев