Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч чемпионатына старт бирелде. Авыл җирлекләре командалары бадминтон уйнады. Борындыклылар барысының да борынына чиртте

“Салават күпере” спорт- сәламәтләндерү комплексында авыл җирлекләре командалары арасында бадминтон буенча шәхси һәм команда беренчелегенә ярышлар үтте.

 Район чемпионаты кысаларында узган әлеге ярышта Борындык, Кече Мәме, Ульянково, Надеждино, Чүти, Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән, Ябалак, Федоровское авыл җирлекләре командалары үзара көч сынашты. “ФОРПОСТ” үзәге җитәкчесе Юрий Михайлов уен шартлары белән таныштырды.
- Яңа ел каникулларын файдалы, күңелле итеп үткәрү максатында, бүген сезне бирегә җыйдык.Барыгызга да алда торган ярышларда уңышлар телим! - диде ул.
Ярышта 28 ир- егет, уннан артык хатын- кыз катнашты. Уен берьюлы дүрт кордта барды.
- Моңа кадәр бадминтон уйнаганым юк иде әле минем. Бүген беренче тапкыр кулыма ракетка алдым, - дип кичерешләре белән уртаклашты Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов.
- Мин дә, ярышка барасы булгач, әле кичә генә бадминтон уйнарга өйрәнә башладым. Артыграк тырышып җибәргәнмен ахрысы, бүген иртән торгач, барлык мускуллар да авырта, монда килеп репетиция ясагач, бераз тән язылды, - дип Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева да безнең әңгәмәгә кушылды.
Ә менә уенны беренче булып башлаган Борындык төп мәктәбенең физкультура укытучысы Хәмзә Юнысов бадминтнонның чын остасы! Аның укучылары Татарстан, Россия күләмендәге ярышларда гына түгел, халыкара бәйгеләрдә дә җиңү яулп кайтты. Франциягә кадәр барып, илебез данын яклады алар. Бу уенда да көндәшен 2:0 исәбенә отты.Ярыш шартлары буенча спортчы ике җиңелүдән соң, уеннан төшеп кала.
Дүрт сәгатькә кадәр сузылган бәйгедә шәхси беренчелектә Борындыктан Булат Хуҗин белән Алмаз Әбләизов беренче- икенче урыннарны яулады. Мөрәледән Алмаз Тимершин өченче урында.
Хатын- кызлар арасында да уен кискен барды. Шулай да Борындыктан Гөлшат Вәлиевага тиңнәр булмады. Чүти авыл җирлегеннән Нина Николаева – икенче, Олы Кайбычтан Лилия Вәлиуллина өченче урында.
Командалар арасында Борындык авыл җирлеге командасы җиңүгә иреште. Олы Кайбыч авыл җирлеге - икенче, Мөрәле командасы өченче урында.
- Әлеге ярышларда катнашкан барлык командаларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, шәхсән үз исемемнән Яңа ел белән котлыйм. Актив булуыгыз, сәламәт яшәү рәвеше алып баруыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тыныч, мул тормыш, иминлек телим, - диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, җиңүчеләргә, призлы урыннарны яулаучыларга Мактау кәгазьләре, медальләр һәм бүләкләр тапшырып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев