Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч кая да, Калуга кая? Кайбычлы Калугада узган халыкара форумда катнашты

«Икмәк, син –дөнья”. Калуга шәһәрендә “Этномир” этнографик парк-музее базасында ачылган Халык ара форум әнә шулай дип атала. 19-22 сентябрьгә кадәр үткән бу форумда Татарстан Республикасы экспозициясе дә ачылган.

Халыкара форумда катнашкан Татарстан делегация се составында Мәлки кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков та бар иде. – Без анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге (Татпот ребсоюз) рәисе Рашат Шәймәрданов, Актаныш, Әгерҗе, Алексеевск, Кукмара, Ютазы районнарының кулланучылар җәмгыятьләре рәисләре белән берлектә катнаштык. Анда татар халык ашлары, милли рецептлар буенча пешерелгән продукция, товарлар җитештерүчеләр килгән иде, –диде Салават Рифович. –Форумда катнашучылар халкыбызның яшәү рәвешен күрсәткән “Татар йорты”н бик кызыксынып карады. Бүрәнәдән салынган матур йортның ишегалдындагы бизәкле көянтә-чиләк эленгән сиртмәле коесы, бакчадагы умарта оялары, тирәсенә тук башак лар көлтәләре тезелгән җил тегермәне яныннан кеше өзелмәде дисәм дә, дөрес булыр. Өй эчендәге борынгы җиһазлар, савыт-саба һәм йорт кирәк-яракларын да тотып-тотып карадылар. Йорт янында Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле куйган концертта яңгыраган татар халык җырларын, дәртле бию ләрне анда яшәүче татарлар да, дөньяның төрле илләреннән килгән кунак лар да бик җылы кабул итте. Ансамбль җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов үзе дә бик күп җырлар башкарды. Татар җыры, татар көйләренең шулай халыкара күләмдәге форумда яңгыравына шатланып кайттык. Милли ризыкларыбызны яратып алдылар. Казан Кремлендәге Спас башнясы рәвешендәге 20 килограммлы чәк-чәктән дә авыз иттеләр. Калуга өлкәсендә якынча биш меңгә якын татар гомер кичерә икән. «Икмәк, син –дөнья” халыкара форумы кысаларында Россиядә икмәк пешерү буенча 20нче кубок өчен барган бәйге нәтиҗәсе да безнең өчен шатлыклы булды. Илебезнең 20 төбәгеннән килгән 24 команда катнашындагы бәйгедә Татарстан кооператорлары Россия кубогы һәм икенче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.”Россиянең иң тәмле икмәге” номинациясендә Актаныш һәм Балык Бистәсе районнары кооператорлары җиңде. Кыскасы, әлеге форумда Татарстан үзен лаек лы итеп күрсәтеп кайтты.
Чит җирләргә чыгып гыйб рәт ал, диләр бит. Безне ке ләр Калугадан гыйбрәт алып түгел, киләчәктә үз эшләрендә кулланырдай тәҗрибә туплап, татар иленең чын йөзен күрсәтеп кайткан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X