Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч халкы референдумда активлык күрсәтә

Иртәнге сәгать җидедә Кайбыч районының барлык 17 авыл җирлегендә дә үзара салым буенча референдум башланды, барлыгы 32 сайлау участогы эшли.

Авылларны яшәтүгә, аны халык һәм хөкүмәт ярдәме белән төзекләндерүгә юнәлдерелгән үзара салым программасында кайбычлылар алтынчы елын катнаша. Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, барлыгы 10495 сайлаучы теркәлгән. Авыл халкы мөһим эшләрне иртәдән үк башлап җибәрергә күнеккән инде. шуңа да иртәнге якта сайлаучылар аеруча активлык күрсәтә. 
Район территориаль сайлау комииссиясе рәисе Ильяс Галиуллин хәбәр иткәнчә, иртәнге сәгать унга барлык сайлаучыларның 31,40 проценты, ягъни 3295е сайлау участокларында үз тавышларын бирде. Алар референдумга бәйрәмгә килгән кебек килә. 
-Мин үзем Олы Кайбыч авылында яшим, лаеклы ялга чыкканыма да күптән инде, 68 яшь мин,- диде Дания апа Миңнуллина.- Референдумга шатланып килдем. Чөнки туган авылым өчен киләсе елда да зур эшләр башкарылачак бит. Шушы авылда туып-үстем. Кайбычның район булып оешуына 25 елдан артык вакыт узып китте. Ул минем күз алдында танымаслык булып үзгәрде. Президентыбыз программалары ярдәмендә әллә никадәр объект сафка басты. Ә үзара салым программасы авылларны тагын да матурайта, төзекләндерә. 
Референдум барлык авыл җирлекләрендә дә оешан төстә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев