Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч хоккейчылары яңа сезонны җиңү белән башлап җибәрде

Һәр елны Яңа ел алды көннәрендә Кайбыч хоккейчылары сезонны ачып җибәрә. Быел ир-егетләрдән торган Кайбыч -1, яшь хоккейчыларны үз эченә алган Кайбыч-2, Апас районының Йомралы авылы командалары арасында үзара иптәшләрчә очрашу 30 декабрьдә үтте.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев хоккейчыларны сәламләп чыгыш ясады. Ул командаларга әлеге уенда уңышлар теләде, Яңа ел белән котлады. 
Беренче уен Кайбыч-2 һәм Йомралы командалары арасында барды. Көрәш кискен барды. Кайбычлылардан Рәсим Ильясов көндәшләре капкасына беренче алканы кертте (1:0). Озак та үмәде, Йомралы командасыннан Марат Гәрәев исәпне тигезләде (1:1). Җиңүче өстәмә вакытта гына билгеле булды, Әнис Сибгатуллин керткән алка Йомралы командасына җиңү китерде. Кайбыч -1 – Кайбыч – 2 командалары очрашуы 3:1 исәбенә ир- егетләр файдасына төгәлләнде. 


Финалда Кайбыч- 1 – Йомралы командалары үзара көч сынашты. Нәтиҗәдә, кайбычлылар 10:2 исәбенә җиңүгә иреште. Кайбычлылардан Руслан Җамалетдинов – 2, Фәнил Миңнуллин – 2, Илдус Вәлиуллин – 2, Тимур Яруллин, Ранил Гарифуллин, Рамил Миңнуллин, Раил Нигъмәтов берәр алка кертте. Йомралылардан Фәнил Хәеров, Динар Халиков берәр алка кертә алды. 
Кайбычта хоккей сезоны ачылды, районыбыз командаларына төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышлар юлдаш булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X