Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч хуҗалыкларында язгы кыр эшләре дәвам итә

Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 29 апрельгә район буенча барлыгы 3400 гектарга якын сабан культуралары чәчелгән. Шул исәптән, сабан бодае – 600, арпа – 1950, солы – 500, берьеллык үлән – 256, күпьеллык үлән 93 гектарда игелгән.

Район буенча чәчү 31369 гектар мәйданда алып барылырга тиеш. Бөртекле культуралар чәчүдән кала, механизаторлар 10026 гектарда уҗым культураларын тукландыруны төгәлләде, күпьеллык үлән басуларының 1500 гектары тукландырылган.10891 гектарда күпьеллык үлән басулары тырмаланды, 34874 гектардагы туңга сөрелгән җирләрне тырмалау ахырга якынлашып килә. Уҗым культуралары 2700 гектар мәйданда тырмаланган.
Районның 80 процент җирләрен биләгән агрофирмаларда кыр эшләре аеруча оешкан төстә бара. Тырыш механизаторлар аяз көннең һәр минутын файдалы эшкә сарыф итә. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, районыбыз игенчеләре май бәйрәмнәрен дә басуларда каршы алырга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев