Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч хуҗалыкларында язгы кыр эшләре дәвам итә

Районыбыз хуҗалыкларында язгы кыр эшләре көннән-көн киңрәк колач ала бара.

Урыннарда эшнең барышы белән якыннан танышу максатында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов һәм кырчылык буенча консультант Рамил Хәмзин район басуларында булдылар, җитәкчеләр, механизаторлар белән аралаштылар.
Радик Мәҗитович әйтүенчә, бүгенгә барлык хуҗалыклар да кыр эшләренә керешкән. Район буенча уҗым культураларын тукландыру 91, күпьеллыкларны тыпмалау 74 процентка башкарылган. Көздән туңга сөрелгән һәм пар җирләре 18,7 мең гектарда тырмаланган. Болардан кала, 2004 гектар мәйданда арпа чәчелгән.
- Кыр эшләре, шул исәптән чәчү оешкан төстә бара, хәзер иң мөһиме – туфракта дымны саклау өчен туңга сөрелгән һәм пар җирләрен тырмаларга кирәк, - диде Альберт Илгизәрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев