Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч медиклары киңәшмәгә җыелды

Бу атнада районның медицина учреждениеләре 2018 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясап, агымдагы елга эш планын билгеләде. Медицина киңәшмәсе Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, рес¬публика клиник сырхау¬ханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Айрат Хәйруллов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров катнашында узды.

Районның баш табибы Гөлнара Сафиуллина үзенең докладын кадрлар мәсьәләсеннән башлады. Безнең җирлектә халыкка медицина хезмәтен үзәк сыр¬хауханә, Олы Подберезье табиблык амбулаториясе, 30 фельдшер-акушерлык пункты һәм ФАП булмаган авылларда 21 йорт хуҗалыгы күрсәтә.
– «Авыл табибы» программасы ярдәмендә районга белгечләр кайтарта алдык. Ләкин 2019 елда аларның өчесе белән килешү срогы чыга, аларның берсе педиатр, икесе терапевт вазифасыннан азат ителә. Шушы ук сәбәп белән участок терапевты да эшеннән китте. Ул шулай ук функциональ диагностика табибы да. Әлеге программа ярдәмендә кабул ителгән өч табиб хәзерге вакытта бала тәрбияләү буенча декрет ялында утыра, – 33 фельдшер-акушерлык пункты фельдшерының бишесе пенсия яшендә. Яшь кадрлар кирәк. 2018 елда район халкын табиблар белән тәэмин итү 10 мең кешегә 21,6 (республика буенча – 30,7) туры килә, урта медицина персоналы белән тәэмин итү күрсәткече – 86,1.
Отчет елында районда 96 бала туган, 237 кеше вафат булган, аларның 35е – хезмәткә яраклылык яшендә. Хезмәткә яраклы яшьтәге халыкның үлеме, 2017 ел белән чагыштырганда, 23,6 процентка кимегән. Үлемгә китергән сәбәпләр арасында йөрәк-кан тамыр¬лары авырулары беренче урынны алып тора (48,9 процент), 14,3 проценты яман шеш авыруыннан дөнья куйган, тышкы сәбәпләр аркасында 17 кеше үлгән. Спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендәге килеп чыккан үлем очраклары медикларны хафага сала. Алар профилактик эш тә алып барган, тиешле медицина ярдәме дә күрсәткән. Хезмәткә яраклылык яшендәге гражданнар арасында килеп чыккан һәр үлем очрагын анализлап, аларның 22,8 проценты эчү сәбәпле вафат булган дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Теманы дәвам итеп, Гөлнара Сафиуллина наркология хезмәте мәсьәләләренә дә тукталды.
– Агымдагы елның беренче гыйнварына алкоголизм белән чирләүче 135 кеше теркәлгән. Аларның 60ы – хатын-кызлар, өчесе – табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик матдәләр кулланучылар. Җиде кеше, шул исәптән ике хатын-кыз, алкоголизм диагнозы белән беренче тапкыр диспансер исәпкә алынды, – диде ул, наркотиклар кулланган өчен – ике, һәм алкогольгә бәйлелек аркасында 125 кешенең, шул исәптән 38 хатын-кызның наркология кабинетында исәптә торганлыгына борчылуын белдереп.
Чирне вакытында ачык¬лау һәм дәвалауда диспансеризация мөһим роль уйный. Отчет елында диспансеризация планы 99 процентка үтәлгән. Аның барышында яман шешнең – сигез, куркыныч булмаган шешнең 27 очрагы ачык¬ланган. 172 кешедә – кан әйләнеше, 25ендә – эндокрин системасы, 20сендә – ашкайнату органнары авырулары табылган. Медиклар әйтүенчә, кайбычлылар диспансеризациягә җавап¬лы карап, сәламәтлекләре турында кайгырта башлаган.
Районда онкология авырулары күрсәткече югары. 2018 елда бу чир белән авыручы 60 кеше теркәлгән, аларның 14е диспансеризация вакытында ачыкланган.
Уңай күрсәткечләргә килсәк, кызамык, бума ютәл, диф¬терия, кызылча, столбняк кебек инфекция¬ләр булмаган. Бу – прививкаларны вакытында ясау нәтиҗәсе. Ел саен гриппка каршы вакцинация үткәрүнең дә уңай нәтиҗәләре бар.
Киңәшмәдә ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр, стоматология хезмәте турында да статистика яңгырады. Гөлнара Илдусовна ташламалы категориягә кергән гражданнарны дару препаратлары белән тәэмин итү турында да мәгълүмат җиткерде.
Районда федераль ташламаларга ия булган 1700 кеше бар. Аларның 1030ы социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан (1007- олы кеше һәм 23 бала). Ташламалы дарулар алу хокукына ия булган 670 кешенең 591е мөрәҗәгать иткән. Федераль ташламалардан файдаланучыларга барлыгы 5 миллион 342 мең 303 сумлык 15675 рецепт бирелгән (бер кешегә 26,5 рецепт туры килә). Җиде нозология буенча 2 миллион 301 мең 866 сумлык 83 рецепт бирелгән. Төбәк ташламаларына ия булучылар 2 миллион 220 мең 191 сумлык 3938 рецепт алган. Шунысын да әйтеп узу кирәк, районда өлкән яшьтәгеләр арасында инвалидлык күрсәткече кимегән. Республика программасы ярдәмендә районда сәламәтлек саклау объектларының матди-техник базасы елдан-ел ныгый бара. 2018 елда Федоровскоеда модульле ФАП һәм Олы Подберезьеда табиблык амбулаториясе төзелгән. Хәзер үзәк сырхауханәне яңа җиһазлар белән тулыландыру кирәк, Кайбыч медиклары һәм район башкарма комитеты җитәкчесе әлеге гозер белән Фәридә Яркәевага мөрәҗәгать итте. Ул исә әлеге үтенечне министрга җиткерәчәген әйтте.
Кайбыч медиклары рес¬публика рейтингында да күрсәткечләрен яхшырт¬кан, 34нче урыннан 23кә күтәрелгән. Министр урынбасары да үз чыгышында әнә шул хакта әйтте. Районда югары квалификацияле табибларның күп булуын зур плюс дип атады. Респуб¬лика белән чагыштырганда, ташламалы дарулардан баш тартучыларның күп булуын түбән күрсәткеч дип атады.
– Сезнең өчен иң мөһиме – сәламәтлек саклауда сигез милли проект кысаларында куелган бурычларны үтәү, – диде Фәридә Яркәева, районда үлем күрсәткеченең уртача республика күрсәткеченнән югарырак булуына игътибар юнәлтеп.
– Гомумән алганда, күрсәткечләр яхшы, ләкин шунысын да танырга кирәк: халык та елдан-ел таләпчәнрәк була бара, хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, – диде Фәридә Фатыйховна.
Айрат Хәйруллов та нәтиҗәле уртак хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтте, алга куелган максатларга киләчәктә дә бергәләп ирешүләренә ышанычын белдерде. Ул республика клиник сырхауханәсе белгечләренең, районга килеп, лекцияләр укыячагына ышандырды.
Медицина киңәшмәсендә йомгаклау сүзе белән Алексей Макаров чыгыш ясады. Районның со¬циаль-икътисади үсеше буенча мәгълүматлар китереп, ул сәламәтлек саклауга кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталды. Уңай нәтиҗәләргә басым ясап, рейтингтагы позициягә күбрәк игътибар итәргә, тагын да югарырак баскычка күтәрелергә чакырды. Демография күрсәткечләрен яхшырту өлкәсендә башкарма комитет хезмәткәрләре белән медикларның уртак эш алып баруын белдереп, ул барысына да авыр хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм агымдагы елда уңышлар теләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X