Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч оешуының 28 еллыгын бәйрәм итте

Кайбычның 28 яшьлек туган көн тантанасы мәдәният йортында дәвам итте.

 Туган якны өйрәнү музеен ачуда катнашкан районыбыз кунакларын керә-керешкә үк авыл җирлекләереннән килгән фольклор ансамбльләр каршы алды. Анда күпмилләтле Кайбычыбызда дуслык, бердәмлек, тырышлык кебек тәшенчәләрнең хакимлек итүе ачык чагылды. Тантана мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Анда Кайыч тарихы ачык чагылды. "Йолдызлык" фестивалендә иң яхшы чыгыш ясаган биючеләр, җырчылар, нәфис сүз осталары, авыллардан килгән үзешчәннәр катнашындагы концертны тамашачылар алкышларга күмде. Бу юлы да тантанага авыл җирлекләреннән район үсешенз зур өлеш керткән хезмәт алдынгылары, ветераннар чакырылган иде. 
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәбрикләү чыгышында Кайбычның киләчәге өметле диде, ирешелгән уңышлар турында горурланып сөйләде. Хезмәт алдынгыларына, Россия күләмендә җиңү яулап кайткан яшь спортчыларга һәм тренерларына бүләкләр тапшырды. РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов, ТР Югары Советы депутаты, КФУ ректоры Илшат Гафуров, якташыбыз- ТР Дәүләт Советы депутаты, генерал-майор Рафил Ногманов та бәйрәм сәламнәрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды. Тантана, гадәттәгечә, Гөлнара Җиһаншина башкаруындагы Кайбыч гимнына әйләнгән җыр белән тәмамланды. Аны аягүрә басып тыңладылар. Туган көн тантанасы кафеда тәмамланды. Бу хакта газетабызның алдагы санында тулырак таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев