Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч пенсионерларына сөенеч: 1 апрельдән пенсия арта

1 апрельдән дәүләт пенсион тәэмин ителешендәге, шул исәптән, социаль пенсияләр 3,4 процентка арттырыла. Бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпы белән тәңгәл килә.

Пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәте җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, Кайбыч районында пенсияләрне арттыру 360 пенсионерга һәм 353 социаль түләүләр алучыга кагылачак. Пенсиянең уртача күләме 255,04 сумга артачак.
Татарстан Республикасында 82 мең пенсионерның, шул исәптән, 79 мең социаль пенсия алучыларның пенсияләре арта. Пенсия арту шулай ук Дәүләт тәэмин ителеше буенча пенсия алучыларга – хәрби хезмәткәрләргә, радиация яки техноген һәлакәтләрдән зыян күрүчеләргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, “Блокадалы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнүче гражданнарга, Чернобыльдә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балигъ булмаган балаларына да кагыла.
Социаль пенсия алучылар да апрельдә арткан пенсия алачак. Картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы булмаган гражданнар, туендыручысын югалтучылар, ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм әти-әнисе булмаган балалар әлеге категориягә карый.
“Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүгә килгәндә, ул инвалидлык буенча социаль пенсия алучыларга гына кагыла. Ә инде картлык буенча социаль пенсия алучыларны рәсми рәвештә эшләү факты индексацияләүдән генә түгел, пенсиясеннән тулысынча мәхрүм итә. Пенсионер эшләгән чорда пенсия вакытлыча туктатылып тора”, – ди Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X