Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч прокуратурасы хезмәткәрләре “Кызыл ромашка” бәйгесендә катнашты

Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре арасында игълан ителгән "Кызыл ромашка" сәнгать иҗаты конкурсының зона туры Буа шәһәрендә узды.

Әлеге конкурста Тәтеш, Буа, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Апас районнары прокуратурасында эшләүчеләр, аларның гаиләләре катнашты. Җиңүчеләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм прокуратура ветераннары катнашында Казанда узачак гала-концертта чыгыш ясый.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап үткәрелгән әлеге бәйгенең исеме Советлар Союзы Герое, мәшһүр шагыйрь Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигыреннән алынган. Кайбыч прокуратурасы хезмәткәрләре аңа зур әзерлек белән барды. Район прокуроры Алмаз Сөләйманов "Уен кораллары" номинациясендә беренче урынны яуласа, "Вокал-соло"да, "Кайту" җырын башкарып, икенче урынга чыкты. Нәфис сүз сөйләүдә беренчелек – аның ярдәмчесе Ренат Сафиуллинда. Безнекеләр вокал ансамбльләр арасында да осталыкларын күрсәтте һәм өченче урынны алды. Конкурс "Иҗади гаилә" номинациясе белән тәмамланды. Анда Сафиуллиннар "Катюша" җырын башкарды һәм өченче урынны яулады. Нәтиҗәдә, гомуми күрсәткечләр буенча Буа һәм Кайбыч прокуратурасы коллективлары беренче урынга чыкты. ТР прокуроры урынбасары Юлия Наумова җиңүчеләргә һәм призерларга Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Прокуратура хезмәткәрләрен әлеге конкурска әзерләгән өчен мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзовага Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның рәхмәте белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев