Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч район башлыгы сайлауда катнашты

Коронавирус авыруы сәбәпле, сайлау участокларында халыкның күпләп җыелуына юл куймау максатында, Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү күпчелек сайлау участокларында 25 июньдә үк башланды.

Бу көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тормыш иптәше Эльмира ханым белән бергә 1614 нче Бәрлебашы сайлау участогында тавыш бирде. Сайлау участогына керүгә аларны фельдшер каршы алды, тән температураларын үлчәде. Таләп ителгәнчә, икесе дә битлек һәм перчаткалардан иде. Шуңа карамастан, сайлау участогында аларга битлек, перчатка, ручка салынган пакетлар тапшырдылар.


- Гомер уза, шуның белән бергә тормыш шартлары, көнкүрештә кулланылучы технологияләр үзгәрә. Шуңа бәйле рәвештә, 1993 елда кабул ителгән Росия Федерациясе Конституциясенә дә үзгәрешләр кертү таләп ителә. Әлеге төзәтмәләр дәүләтнең сәяси, икътисади һәм социаль яктан үсешен тәэмин итәргә тиеш булачак. Үткән сайлауларда да кайбычлылар актив катнашты, бу юлы да халкыбыз әлеге мөһим чарадан читтә калмас дип ышанам. Иң мөһиме – ил- көнебез тыныч булсын, - диде Альберт Илгизәрович.
Бәрлебашы участок сайлау комиссиясе рәисе Людмила Лазарева әйтүенчә, сайлау участогында халыкның күпләп җыелуына юл куймас өчен, сайлауны өч көнгә бүлеп үткәрергә булганнар.
- Бүген Морза Бәрлебашы авылы сайлаучылары тавышын бирә. Бүген сайлау участогы 14.00дән 20 сәгатькә, калган көннәрдә иртәнге 8 дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк, - диде ул. - Участокта беренче тапкыр сайлаучылар да бар, алар: Илнар Борһанов, Альмир Борһанов, Фирүзә Мусина, Динара Зиннурова һәм Данис Әскәров.
Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина әйтүенчә, халык әлеге тавыш бирүгә тыныч карый, сайлауга килмибез, дигән кеше юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев