Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы авылларында кооперативлар оештырырга җыеналар

“Республика мәгълүмати- исәпләү үзәге” акционерлык җәмгыяте белгечләре безнең районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашты. Анда сүз авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын төзүдә һәм үстерүдә мәгълүмати-консультация ярдәмен күрсәтү, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кооперативлар оештыру нигезләре турында барды.

Әлеге үзәк белгечләре авыл хуҗалыгы кооперативлары оештыруның өстенлекләре, эш алымнары һәм аларга каралган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде, аны үстерүнең төп проблемаларына тукталдылар. Бу үзәкнең мәгълүмати-консультатив хезмәт күрсәтү бүлегенең әйдәүче белгече Рөстәм Гарифуллин үз чышында түбәндәгеләргә тукталды.
– Без шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларны, фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрне берләшергә, үзләре җитештергән продукцияне сатарга өйрәтү максатында килдек. Кооперативлар оештыру ил, республика җитәкчелеге таләбе дә, чөнки мондый хуҗалык итү формасы ил икътисады үсешендә өстенлекле ун юнәлешкә керә. Кооператив – берничә эшмәкәрнең ирекле рәвештә берләшеп, эшне бергәләп башкаруы. Төрле районнарында оештырылган кооперативлар эшчәнлегенә багышланган видеофильмнан күргәнегезчә, хәзерге вакытта алар саллы гына табыш ала. Кайбычта да шундый кооперативлар булса, сез үзегез җитештергән продукцияне сатуда бернинди авырлыклар кичермәячәксез.
Төбәк лизинг компаниясе генераль директоры Алексей Кравцов авыл хуҗалыгы кооперативларын лизингка авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү җиһазлары, башка төрле техника белән тәэмин итү турында сөйләде. Агросәнәгать комплексына мәгълүмати- консультатив хезмәт күрсәтү бүлегенең әйдәүче белгече Илнур Хәбибуллин авыл хуҗалыгы кооперативларына дәүләт ярдәме, алар җитештергән продукцияне зур сәүдә челтәренә чыгару мөмкинлеге, кооператив оештыру вакытында юридик һәм финанс ярдәме күрсәтү турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты хәбәренә караганда, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү буенча яңа ярдәмче программа эшләнгән, анда эшчәнлекне башлап җибәрү өчен (яңа төзелгән кооперативлар өчен) 5 миллион сумга кадәр грант ярдәме карала. Грант алган кеше эш урыннары булдырырга, биш ел эшчәнлек алып барырга, материаль-техник база булдырырга тиеш. Таналар, техника сатып алу чыгымнарының яртысын дәүләт субсидия рәвешендә кайтарачак.
– Районда шәхси эшмәкәрлек хәрәкәтен үстерүгә игътибар зур.Фермер хуҗалыкларын оештыручылар дәүләт ярдәменә таяна. Быел шундый ярдәмне Турминский авылында яшәүче, үз эшен башлап җибәрүче фермер Николай Ермолаев алды. Ул үз эшен сөтчелек тармагы юнәлешендә алып барачак. Хәзерге вакытта йөз баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма төзи. Районда күпләп сыер асраучы шәхси хуҗалыклар да шактый. Алар берләшеп кооператив төзесә, үзләре җитештергән продукцияне сату буенча проблеманы хәл итәрләр иде, – диде башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина.
Очрашу барышында эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар таптылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев