Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Россия көне белән котлый

12 июнь – илебез тарихында күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген чагылдыручы аерым дата. Бу көнне без Россия Федерация се дәүләт бәйрәме – Россия көнен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәм уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлый.

«Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән Россия көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм дәүләт бәйрәмнәреннән иң яше, ул яңа Россияне чагылдыра. Бүген ул миллионлаган кешеләрне берләштерә. Үз илен чын күңелдән яраткан һәркем аны заманчарак, мулрак һәм иминрәк итәргә омтыла. Ышанам, безнең тырыш хезмәтебез, максатка омтылучанлыгыбыз һәм җаваплылыгыбыз билгеләнгән планнарыбызны үтәргә һәм уңышка ирешергә ярдәм итәчәк. Кайбычта туган илен яратучы күпмилләтле халык яши. Безнең ата-бабаларыбыз үзләренең тырыш хезмәте, ихтыяр көче, таланты һәм илһамы белән бөек илгә нигез салганнар, аның мәдәни, рухи көчен арттыр ганнар. Бу патриотизм һәм гражданлык, иреккә һәм гаделлеккә омтылу традицияләре безнең өчен ышанычлы әхлакый юнәлеш булып тора. Ватан һәм аның киләчәге хакына куелган максатларыбызга ирешергә ярдәм итә. Россия көнендә Ябалак авыл җирлегендә узачак Сабантуйда төрле милләт вәкилләре бергәләшеп күңел ачачак. Сезне бәйрәмгә көтеп калабыз. Барыгызга да уңышлар телим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев