Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: ”Сайлауларда бердәм булуыгыз өчен рәхмәт”

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар оешкан төстә узды. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сайлаучыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле кайбычлылар! Бу сайлауларны уңышлы үткәрүебез күпмилләтле районыбызда яшәүчеләрнең бердәмлеге турында сөйли.Сезнең барыгызга да актив гражданлык позициягез һәм бердәм булуыгыз өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Районыбызда сайлау күрсәткеченең без көткәнчә булуы халкыбызның илебездә, республика, районда алып барылган эшчәнлеккә теләктәшлек белдерүенең матур нәтиҗәсе ул. Кайбычта федераль, республика программаларының яхшы эшләве авыл халкының тормышын яхшыртуга зур этәргеч булды. Сайлаучыларыбызның иң күп өлешенең “Бердәм Россия” партиясе өчен тавыш бирүләренең сәбәбе дә шунда: без мондый эшләрнең дәвамлы булуын телибез, илебездә тотрыклылык, тынычлык хакимлек итсен, күпмилләтле халкыбыз бәхетле яшәсен.
Сайлау процессы катлаулы ул. Монда сайлау турындагы законнарны белеп эшләргә кирәк. Сайлаулар тиешенчә узсын өчен аңа кадәр зур әзерлек эшләре алып барган территориаль, участок сайлау комиссиясе әгъзаларына, волонтерларга, кураторларга, күзәтүчеләргә, оешмалар җитәкчеләренә тирән рәхмәтемне белдерәм. Ә рәхмәтнең иң зурысы, әлбәттә инде, сайлаучыларга! Рәхмәт сиңа, халкым! Киләчәктә дә матур эшләребез белән куәтле Россия үсешенә зур өлешебезне кертик”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев