Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин:”Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре котлы булсын!”

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне Россия Президенты Указы белән гамәлгә кергән һәм ул ел саен октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

«Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре – кырларда, фермаларда һәм авылдагы башка урыннарда эшләүчеләр, бу тармактан лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары! Район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Илебез өчен авыл хезмәтчәннәре – иң ышанычлы терәк, аларның авыр һәм фидакарь хезмәте зур җиңүгә тиң. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар – илебез табынын баетучылар. Агротехник чараларны сыйфатлы уздыру һәм заманча технологияләрне уңышлы куллану нәтиҗәсендә, районыбыз игенчеләре кырлардан чагыштырмача мул ашлык җыеп алдылар. Фермаларда да җитештерүчән хезмәт дәвам итә. Район­да агросәнәгать комплексына ярдәм итү буенча төрле программалар эшли, терлекчелек фермаларына ремонт үткәрелә. Һөнәри осталыгыгыз, үз-үзегезне аямыйча, көнне-төнгә ялгаган  фидакарь хезмәтегез өчен барыгызга да олы рәхмәтемне белдерәм. Тырышлыгыгыз, яшьләргә биргән тәҗрибәгез өчен рәхмәт. Без, бергәләп, авылны тагын да үстерербез, хезмәтне дәрәҗәле итәрбез. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек телим, игелекле хезмәтегездә зур уңышлар, гаиләгездә иминлек, тынычлык, муллык булсын! Сезнең хезмәтегез һәрвакыт лаеклы урын һәм югары бәя алыр»                                                                                                     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев