Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Бортаста яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады

Бортас авылының олысы-кечесе һәйкәл янына җыелган иде. Алар арасында күпчелекне тыл хезмәтчәннәре тәшкил итә.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева аларга иң изге теләкләрен җиткерде, ныклы сәламәтлек теләде, Бөек Җиңүне якынайтудагы хезмәт батырлыклары өчен рәхмәтләрен җиткерде. Авылда мәчет эшли. Быел дәүләт программасы нигезендә модульле кибет тә ачылачак. Фәүзия апа Биктаһирова районда өлкәннәргә булган кадер-хөрмәт өчен авылдашлары исеменнән район башлыгына рәхмәтен юллады. Ә менә Әлфия апа Галимова сугыш чоры баласы. “9 Майда еламыйча калганым юк минем. Әтиләребез фронтта һәлак булган, безгә аларны күрергә насыйп булмаган”,- диде ул. 
Кечкенә балалар, укучылар чыгышы өлкәннәр күңеленә хуш килде. Клуб методисты Гөлшат Галимова чыгышыннан күренгәнчә, авылның 119 ир-егете фронтка киткән һәм шуларның 73е яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Исән-сау кайтканнары да вафат булган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев