Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы урынбасары партиянең Татарстан бүлеге сәяси Советы составына кертелде

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегенең Казанда узган 30нчы конференциясендә Кайбыч районы делегациясе дә катнашты. Аның составында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, Федоровское мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ольга Сахарова, әлеге мәктәп укучысы Эльза Шебалова бар иде.

Конференциядә Татарстан парламенты башлыгы, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштырды. Парламентта "Бердәм Россия" фракциясе оештырылды, аның җитәкчесе итеп Юрий Камалтыновны һәм урынбасарларын сайладылар. Партиянең Татарстан бүлеге сәяси Советына яңа кандидатлар тәкъдим ителде. Алар арасында безнең Рәмис Хәялиев та бар.
Дүшәмбе көнне,Рәмис Рафисовичны партия эшендәге зур посты белән котлап, газета журналистлары редакциядә аның белән әңгәмә корды.
– Сәяси Советка сайлануымны партиянең Кайбычтагы җирле бүлегенең нәтиҗәле эшләве белән бәйлим. Бездә аның төп лидеры, секретаре – район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау вакытында сайлаучыларның активлыгы, иң зур өлешенең “Бердәм Россия” партиясе өчен тавыш бирүләре дә исәпкә алынгандыр. Сайлау участокларында сайлауларны оештырган бөтен район активына һәм сайлаучыларга тагын бер кат рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бу сайлау безнең бердәм команда булып эшләвебезне тагын бер кат дәлилләде, – диде ул. –16 сентябрьдә авыл җирлекләрендә җирле референдум үткәрү буенча карарлар кабул ителде. Без бу мәсьәләгә җитди карыйбыз, чөнки депутатлар кабул иткән карарлар авылларны төзекләндерүгә юнәлдерелгән.
Форсаттан файдаланып, халкыбызга мөрәҗәгать итәсем килә: үзара салым буенча билгеләнгән эшләрнең вакытында үтәлүендә таләпчәнлек күрсәтегез. Авылыгызда нинди эшләр башкарырга кирәклеген бары сез генә хәл итә аласыз. Үзара салым программасы буенча зиратлар, чишмә тирәләре төзекләндерелүе, юллар, балалар, спорт мәйданчыклары төзелүе сезнең барыгызга да яхшы таныш. Депутатларыгыз белән очрашып, фикер-тәкъдимнәрегезне җиткерегез. Алар сез зур өметләр баглап сайлаган депутатлар, шуңа да алга куелган планнарның ничек үтәлүе белән кызыксынырга тулы хакыгыз бар. Кирәк булса, җитди проблемаларны халык җыеннарында да күтәрергә була. Җирле үзидарә – халык хакимияте дә әле ул. Ә “Бердәм Россия “партиясенең алдагы курсы – киләчәктә дә республиканың чәчәк атуы өчен шартлар тудыру, районнардагы социаль мәсьәләләрне хәл итү, халыкның тормыш шартларын яхшырту.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев