Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы: "Үзара салым программасы авылларны яшәтә"

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүген референдумда катнашты. Ул иртәнге якта үзенең туган авылы Бәрлебашындагы сайлау участогына килде. Референдум бюллетенен урнага салганнан соң, сайлау комиссиясе рәисе Людмила Лазаревадан халыкның ни дәрәҗәдә актив булуы турында сорашты.

- Бәрлебашы сайлау участогына 245 сайлаучы кертелгән. Иртәнге сигезгә аларның сиксәннән артыгы референдумда катнашты инде,- дип җавап бирде аңа Людмила Николаевна. 
-Бу шулай булырга тиеш тә. Чөнки үзара салым программасы буенча туган авылымда зур эшләр башкарылды. Халык авылның төзекләнүен, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылуын үз күзләре белән күрә бит. Әлеге программа райондагы бөтен авылларны, шул исәптән кечкенәләрен дә колачлый, - диде Альберт Илгизәрович. 
Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да үзара салым акчасына җирлек әһәмиятендәге күләмле эшләр башкарылуы турында сөйләде. 
-Беренче елны без үзара салым акчасын 300 сум күләмендә билгеләгән идек. Халык фикерен истә тотып, соңгы елларда аны 500 сумнан җыя башладык, - диде ул. 
Бәрлебашы сайлау участогы Морза Бәрлебашы авылын да үз эченә ала. Бу авылда яшәүче Әнәс Сәйфиев та, Әмир Гарифуллин да ел саен референдумда актив катнаша икән. 
- Авылыбыз зур түгел, әмма башкарылган эшләр күләмке зур,- диде район янгын сүндерү частендә эшләүче Әмир абый. - Үзара салым акчасына өч чишмә төзекләндерелде, юллар яхшыра, балалар мәйданчыгы төзелә. Әле эшлисе эшләр бар. 
Сайлау участогына килүчелләрне кайнар коймак, чәй белән дә сыйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев