Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгының матбугат секретаре “Татар моңы” бәйгесенең зона турында Казанга узды

Буа шәһәрендә Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» XI Халыкара телевизион конкурсының беренче сайлап алу туры узды.

 Әлеге тур 2020 елның 15 мартына кадәр Татарстанда, Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә үтәчәк. Яшь башкаручылар катнашындагы телевизион конкурс 2008 елдан бирле ел саен үткәрелә. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән узган ел конкурска ТАССР¬ның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде. Бәйгенең максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрне милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, иҗади мөмкинлекләрен үстерү. Жюри рәисе – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, профессор, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдинов.

Буада узган сайлап алу турында район башлыгының матбугат секретаре Рәмис Закиров һәм мәдәният йорты режиссеры Ләйсән Шамилова катнашты. Алар икесе дә "Солист-вокалист" номинациясенең "Эстрада вокал" юнәлешендә чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, “Мин сине шундый сагындым”, “Әдрән диңгез” җырларын башкарган Рәмис Закиров икенче турга үтте. Аны Казанда узачак алдагы турга чакырдылар. “Татар моңы” фестивале турындагы китап һәм анда катнашучыларның җырлары яздырылган диск та бүләк иттеләр. Жюри составында Татарстанның халык артистлары Фердинад Сәлахов, Вил Усманов, Рәсим Низамов һәм башкалар булган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев