Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы халкы Ураза гаете бәйрәмен билгеләп үтте

Районыбызның барлык мәчетләрендә дә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазлары үтте.

Олы Кайбыч мәчетендә үткән бәйрәм намазында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты.

Иртәнге сәгать өчләрдә мәчет халык белән тулы иде. Гает намазын район имам- мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин алып барда. Ул кешеләрдәге нәфес, Уразаның мөселманнар өчен фарыз гамәл булуы хакында вәгазь сөйләде. Анан соң бергәләп Гает намазы укылды. Мөселман кардәшләрне олуг бәйрәм белән Альберт Илгизәрович, Төркиядән килгән Коръән-хафиз Мөхәммәт хәзрәт Шимшек бәйрәм белән котлады. Алар халыкка иң изге теләкләрен җиткерделәр. Тоткан уразалар Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булсын, барыгызны да бәйрәм белән! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев