Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы киләсе елда үзара салым акчасын юллар төзелешенә тотарга ниятли

2020 елга Кайбычта үзара салым акчасы уртача 500 сум булачак.

Кайбыч районы киләсе елда үзара салым акчасын юллар төзелешенә тотарга ниятли. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәл утырышында Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйтте.

Утырышта Кайбычның чагыштырмача кечкенә район булуы билгеләп үтелде. «Үзара салым программасы — хуҗалык эшләре өчен нәтиҗәле корал. Быел референдум уздырмадык, 2020 елга җыеннар үткәрелде. Халык риза, уртача сумма 500 сум булачак, бу акчаны мөмкин кадәр юллар төзелешенә тотачакбыз. 2020-2021 елларда бистәләр эчендәге юлларны төзеп бетерергә телибез», — диде Альберт Рәхмәтуллин.

Ул, республика программаларын исәпкә алып, бистәләр эчендәге юллар 90 процент дәрәҗәдә төзелгәнен әйтте.

«Беренче елда халык та безне аңлап бетермәгәндер, унҗиде җирлекнең бишесе генә катнашкан иде. 2014 елдан халыктан 29 млн сумга якын акча җыйдык. Республика 116 млн сум бирде. 145 млн сум кечкенә Кайбыч районы өчен зур сумма», — диде. Район башлыгы бу акчага шактый эш башкарылганын әйтте. Зиратлар тәртипкә китерелгән, 20 км дан артык юл төзелгән.

«Кечкенә мәшәкатьләрне җирле үзидарә хәл итәргә тиеш булса да, акча аның кадәр юк. Бу программа эшли башлагач, авыл җирлекләре башлыклары үзен зур, кирәкле кешеләр итеп хис итә башлады. Халык теләкләре шушы программа хисабына үтәлә. Республика җитәкчелегенә рәхмәт. Проблемалар юк. Халыкны инандырдык, халык аңлый. Без җыеннар узганда, акча тиененә кадәр кая киткәнен аңлатабыз», — диде Альберт Рәхмәтуллин.

Источник https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/21/197326/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X