Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы Советының чираттагы утырышында яңа депутатлар белән таныштырдылар

Бу атнаның дүшәмбесендә район Советының чираттагы 25нче утырышы узды. Анда депутатлар, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, бүлек начальниклары, район прокуроры, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибенә куелган мәсьәләләргә керешкәнче, утырышны алып барган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район Советының депутатлар корпусы сос­тавына кертелгән яңа депутатлар белән таныштырды. Алар – Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов һәм Олы Урсак мәктәбе директоры Рифат Вәлиев. Утырышта җирле үзидарәнең үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы сайлау органнары әгъзаларына, контроль-исәп органнары рәисләренә, районның муниципаль хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү күләме нормативлары, айлык һәм башка өстәмә түләүләр һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе турындагы карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләләре каралды. Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә карата таләпләрнең үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия турындагы нигезләмәне раслау, район Уставы проекты, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турындагы нигезләмәне раслау, район Советының “Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының 2018 елга, 2019 һәм 2020 елларга план чорына бюджеты” турындагы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында да фикер алыштылар. Әлеге мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова чыгыш ясады. Барлык сораулар буенча да карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X