Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы судында гадәти булмаган эш каралды

Кайбыч районы судында гадәти булмаган эш каралды һәм иң катгый хөкем карары чыгарылды – гомерлеккә иректән мәхрүм итәргә! Ләкин суд барышында күз яшьләре дә, үкенүләр һәм ялварулар да, судьяга каршы килүләр дә булмады. Ришвәтчелеккә карата әнә шундый суд барышының шаһиты булдык без.

Олы Кайбыч мәктәбенең унберенче класс җитәкчесе Роза Насыйбуллина «Ришвәтчелеккә карата суд» дип исемләнгән класс сәгатен нәкъ менә суд залында алып барды. Барысы да тиешенчә үтте: прокурор, гаепләнүче һәм аның адвокаты, коррупциягә каршы көрәш комитеты вәкилләре һәм шаһитлар үз урыннарын алды. Шуннан соң һәр суд утырышы башында әйтелә торган сүзләр яңгырады: «басыгыз, суд килә».
– Ришвәтчелектә гаепләү турында эш тыңланыла ... – диде судья.
Залда тынлык урнашты. «Ришвәтчелек» кенә түгел, шаһитлар да үзләрен уңайсыз хис итте. Адвокатның сөйләме никадәр аңлаеш¬лы һәм төгәл булмасын, ул гаеп¬ләнүчене аклый алмады.
Суд утырышындагы барлык рольләрне дә укучылар үзләре башкарды. Алар класс сәгате барышында ришвәтчелекнең тарихы белән дә танышты. Яшүсмерләр аның дәүләтләр формалашкан чорда ук барлыкка килүен белде.
Укучылар башта коррупцияне җиңеп тә, юкка чыгарып та булмый дигән фикердә иде. Укытучылары алып барган дискуссиядә катнашканнан соң, аларның фикере үзгәрде.
– Ришвәтчелек ни сәбәп¬ле килеп чыга?
– Ул чиновниклар арасында гына булырга мөмкинме?
– Табибка үз бакчаңда үскән чәчәкләрдән ясалган букетны бүләк итү ришвәтчелек булып саналамы?
– Ришвәт биргән кеше дә коррупционер буламы?
Класс җитәкчесенең әлеге һәм башка сораулары яшүсмерләрне уйланырга мәҗбүр итте. Алар һәрберсе үз фикерен җиткерде һәм соңыннан нәтиҗә ясадылар.
«Мин сезнең белән бергә туганмын, – диде ришвәтчелек, акланып. – Мине юкка чыгару мөмкин түгел». Ләкин дискуссиядә катнашучылар берсе артыннан икенчесе әлеге начар гадәтне бетерү юлларын тәкъдим итте. Ришвәтче булып тумыйлар бит, яши-яши аңа әйләнәләр.
Нигә укучылар белән ришвәтчелек турындагы сөйләшүләр алып барыла соң? – Аның җәмгыятькә тискәре йогынтысы булуы турында белсеннәр өчен.
Педагогның әгәр дә прокурор урынында булсагыз, ришвәтчелеккә карата нинди карар чыгарыр идегез, дигән соравына укучылар, бердәм рәвештә, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәр идек, дип җавап бирде.
Класс сәгатендә катнашкан район судьясы Илфар Баһавиев та егет-кызларның коррупция турындагы белемнәренә югары бәя бирде.
– Ришвәтчелек белән көрәшергә кирәк, аннан бөтен җәмгыятебез зыян күрә, – диде ул һәм ришвәт алган, хезмәт вәкаләтләрен арттырган, хезмәт вазифасыннан явызларча файдаланган өчен каралган җинаять җаваплылыгы турында сөйләде. Аның чыгышыннан укучылар өч мең сумнан арткан бүләкнең ришвәт булып саналуын белде. Димәк, алар хаклы булган: чәчәк бәйләме ришвәткә керми.
Кызыксынучан укучылар Илфар Әнәсовичка сорау бирү мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмады. Мәсәлән, аңа ришвәт тәкъдим иткәннәре, коррупция темасына суд утырышлары алып бару очраклары булганмы?
– Миңа ришвәт тәкъдим иткәннәре булмады. Ә менә хезмәт вәкаләтләрен арттыру буенча суд утырышы әле өченче көн генә булды, – диде ул.
– Класс сәгатендә куелган максатка ирештек, – диде Роза Дамировна. – Укучылар коррупциянең нинди начар гадәт булуын аңлады, алар суд бинасында булып, биредә, хөкем итеп кенә калмауларын, кемнәрнеңдер хокукларын яклауларын да белде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X