Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында нәшер ителгән “Колхоз бригадасы” газетасы битләреннән

Коеларга ремонт кирәк

Күптән түгел генә Чәчкаб авылында 9 кое бар иде.
Хәзер инде аның 4-есе генә файдаланырга яраклы хәлдә. Чөнки авыл советы, төзәтелергә тиешле һәрбер коены, ремонт ясатасы урынга, то-малатып кына куя. Ә бу хәл халык өчен күп уңайсызлыклар тудыра: су өчен авылның бер башыннан икенче башына йөрергә туры килә. Күптән түгел генә тагын бер коега ремонт кирәклек турында авыл советы пред-седателенә хәбәр иттеләр. Ләкин төзәтү турында уйлаучы һаман күренми әле. Бәлки иптәш Шәйхетдинов бу коены да, ремонт үткәрәсе урынга, томалату белән генә чикләнергә җыенадыр.


С.Мөхәмәтшина
“Колхоз бригадасы”, №45,
21 сентябрь, 1950 ел.

Урманда
Туган ягым,
Кайбыч урманнары,
Һәр агачы бәскә төренгән;
Көн тудымы –
Корыч пычкы җыры
Күтәрелә урман төбеннән.

Г.Хуҗи
“Колхоз бригадасы”, №59,
26 ноябрь, 1950 ел
.


Брынза – дәүләткә

Соңгы вакытта районыбызның колхозлары дәүләткә брынза тапшыру-ны шактый көчәйттеләр.
“Ударник”, “Активист”, Карл Маркс (Мөрәле) исемендәге колхозлар дәүләткә брынза тапшыруның еллык планын срогыннан алда арттырып үтәделәр.
Ә “Беренче Май”, “Мәгариф” колхозлары еллык планны үтәп, 1950 ел хисабына аванс тәртибендә тапшыралар. Киләчәк ел өчен “Беренче Май” колхозы 206 һәм “Мәгариф” колхозы 76 килограмм брынза тапшырды-лар.

Н.Сөнгатуллина
“Колхоз бригадасы”, №31, 28 июль, 1949 ел.

Колхоз председателе:

– Нәрсә эшлим, кая барыйм?
Киңәш бирегез миңа –
Кышы китеп өлгермәде,
Ашыгып язы килә...
Борчылмас идем, орлыклар
Чистартылып бетмәгән,
Машиналар да әле барысы
Ремонт аша үтмәгән...
Нигә шулай бик ашыгып
Килә икән соң бу яз,
Я әйтегез, ни була инде
Соңрак калса бераз?

Ш.Гали.
“Колхоз бригадасы”, №18,
23 март, 1950 ел.

Кайбыч урманнары
Тыныч яткан урман юлларыннан
Агач төяп атлар кузгалды,
Таңнан төнгә, монда гөрләп тора
Шат тавышы егет, кызларның.
Яңгырата, Кайбыч урманнарын
Мотор тавышы, пычкы чыңнары.
Җанга рәхәт, йөрәккә дәрт биреп
Гөрли хезмәт, бәхет җырлары;
Агачлары калын урманнарның
Чайкалалар көчле җилләрдән.
Таңгы җилләр җырны алып китә
Бөек төзелеш барган җирләргә;
Эшелоннар, шушы җыр эзеннән
Агач төяп, күкрәп үтәләр,
Һәм ерактан, Кайбыч урманыннан
Колхозчының өлешен илтәләр.

Мәгъсүм Халиков
“Колхоз бригадасы”, №59,
26 ноябрь, 1950 ел.

Бер башак та җирдә калмасын!
Колхоз кырларын тутырып
Мул уңыш килә илгә.
Калдырма иптәш югалтып
Бер башакны да җирдә!
Уйла: һәр калган башакка
Ватан караган, аңа,
Юк, бер башак түгел, шулай
Йөзәр пот ашлык кала!
Ал иптәш, калдырма! Анда
Бәхетең өлеше бар.
Туган илемә муллыкның
Хөр булып килеше бар!

Шәүкәт Галиев
“Колхоз бригадасы”, №31,
28 июль, 1949 ел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев