Кайбыч районында тагын ике биотермик чокыр файдалануга тапшырылды
Экологик иминлекне саклау максатында соңгы араларда районда ел саен ике Беккер биотермик чокыры төзелә. Быел ул Кече Мәме һәм Надеждино авыллары янында файдалануга тапшырылды.
Заманча төзелеш материаллары кулланып эшләнгән, барлык ветеринария таләпләренә туры килгән биотермик чокырларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин узган атнаның җомгасында шәхсән үзе карап чыкты. Кече Мәме һәм Надеждино авылларындагы элеккеге үләт базлары тулу сәбәпле, яңаларын төзү бурычы куелган иде. Бу эшне шәхси эшмәкәр Роберт Сафиуллин җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы башкарып чыкты.
Биотермик чокырлар территориясе ике метрга якын биеклектәге профнастил койма белән әйләндереп алынган 200 квадрат метр мәйданны били. Әлеге мәйданның уртасында тугыз-ун метр тирәнлектә чокыр казылып, өч метр диаметрлы, биеклеге тугыз яисә җиде метр булган тимер савыт урнаштырылган. Әлеге савыт тирәсе бетон белән ныгытылган, һава суыру өчен торба калдырылган. Биотермик чокыр янындагы профнастилдан эшләнгән будкада эш кораллары, махсус кием, химик препаратлар саклана. Ветернинария врачы, малны ярып, үлемгә китергән сәбәп¬ләрне ачык¬лый. Биотермик чокыр территориясендәге сулар агып чыгып, тирә-якны пычратмасын өчен койманың эчке ягыннан тиешле таләп¬ләргә туры килерлек итеп чокыр казылган. Территория¬гә транспорт кереп, чыгып йөрер өчен юл салынган һәм ике яктан капка ясалган.
– Төзүчеләр ике авылда да эшне тиешенчә башкарган. Биотермик чокырлар ветеринария таләпләренә туры килерлек итеп эшләнгән. Төзелеш эшләренә республика бюджетыннан максатчан программа буенча акча бүлеп бирелә. Әлеге программа нигезендә без райондагы авылларда ел саен икешәр биотермик чокыр төзеп килдек. Бу безнең халкыбызның сәламәтлеге, экологик иминлек өчен кирәк, – диде Альберт Илгизәрович, төзүчеләр эшенә уңай бәя биреп.
Әңгәмәгә район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиадиев та кушылды.
– Биотермик чокырлар төзү буенча республика программасы 2013 елда эшли башлады. Шул елдан башлап, безнең районда унбер биотермик чокыр төзелде. Алдагы елларда Бәрлебашы, Багай, Ульянково авылларында шундый чокырлар төзү бурычы тора. Алар төзелгән авылларда иске үләт базларын консервацияләп, күмеп киләбез, – диде ул. – Бу биотермик чокырларга якын-тирәдәге авыллардагы шәхси хуҗалыклардан, җәмгыятьләрдән үлгән малларны китерәчәкләр. Ветеринария хезмәткәрләре малны ярып, диагноз куя, шуның нәтиҗәсендә терлек хуҗасына страховка акчасы түләнә. Маллары үлгән кешеләргә авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки биотермик чокыр ачкычларының берсе авыл җирлеге башлыгында, икенчесе – хуҗалык фермасы мөдирендә, өченчесе хуҗалык яисә җәмгыятьнең ветеринария хезмәткәрендә саклана.
Районыбыз территориясендә төрле авырулар килеп чыкмасын дисәк, үлгән малларны бары биотермик чокырларга илтү таләбен төгәл үтәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев