Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында яңа билгеләнүләр

Оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган чираттагы планеркада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яңа билгеләнгән җитәкчеләр белән таныштырды.

Чүти авыл җирлеге башлыгы итеп Петр Тараканов сайланды. 

Район мәгариф бүлеге начальнигы итеп моңа кадәр Кошман төп гомумбелем мәктәбе директоры булып эшләгән Илмас Хәмидуллин билгеләнде. 

Район ветеринария берләшмәсендә эшләгән Зөһрә Лотфуллина хәзер башкарма комитетның яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге белән җитәкчелек итәчәк. 

ЗАГС бүлегендә дә яңа начальник. Ул – моңарчы Ябалак авыл җирлеге секретаре булган Чулпан Камалиева

Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеген җитәкләгән Юрий Михайлов җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) үзәге муниципаль учреждениесе директоры булып билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев