Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районының алдынгы комбайнчыларына акчалата сертификат тапшырылды

Кырларда иген язмышын хәл иткән алдынгы комбайн­чыларны район башлыгы үзендә кабул итте. Без басуларда махсус эш киемнәреннән күрергә күнеккән кыр батырларын бу көнне танырлык та түгел иде. Барысы да бәйрәмчә киенгән, йөзләрендә елмаю. Бүген аларга чыннан да бәйрәм!


Районыбыз кырларын иңләүче комбайнчылар күп булса да, очрашуга аларның алтысы гына чакырылган иде. Алтысы да ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан игълан ителгән “Татарстан Республикасы агропромышленность комплексының иң яхшы комбайнчысы” бәйгесе җиңүчеләре! Шул җиңүләре белән “Дубрава” җәмгыятенең өченче филиалыннан Илдар Шәрәфиев, Альберт Лазарев, икенче филиалдан Вячеслав Туртыгин 50 мең сумлык сертификатка лаек булды. Ә икенче филиалдан Валерий Савельев, өченчедән Харис Хәбибуллин, беренчедән Айрат Сафиуллин 30 меңлек сертификат белән бүләкләнде. Әлеге сертификатларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды. 
–Сезнең барыгызны да зур хезмәт җиңүегез белән кайнар котлыйм. Республикабыз җитәкчелеге, Кайбыч халкы, шәхсән үз исемемнән барыгызга да олы рәхмәтемне белдерәм. Алдыгызга куйган максатыгызга ирешеп,тырышып эшләвегезнең матур нәтиҗәсе бу. Тормышыбызны авыл хуҗалыгы, туган җиребез белән бәйләгәнбез икән, без аның лаеклы уллары булырга тиешбез, –диде ул.  – Сезнең барыгыз да диярлек язгы чәчүдә, терлек азыгы хәзерләүдә дә катнашты. Үстергән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алуга үзегезнең лаеклы өлешегезне керттегез. Район халкы үзенең хезмәт геройларын белергә тиеш. Сезгә, гаиләләрегезгә иминлек, ныклы сәламәтлек, эшегездә тагын да югарырак үрләр яулавыгызны телим. Әлеге премия гаилә бюджетыгызны тулыландырырга ярдәм итсен, ул тагын да яхшырак эшләргә стимул булсын. 
Алдан хәбәр ителгәнчә, министрлыкның конкурс комиссиясе иң күп ашлык суктыручылар, игеннәрне иң күп теземнәргә салучылар арасыннан республика һәм район дәрәҗәсендәге 490 җиңүчене билгеләргә тиеш иде. 2018 елгы урак барышында иң югары күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчы 50 мең, игеннәрне иң күп теземнәргә салучы 50 комбайнчы 40 мең, районнардагы бәйге нәтиҗәләре буенча 200 иң яхшы комбайнчы 30 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләнә. Агымдагы елның 30 октябрендә авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов конкурс буенча исемлекне раслады. Бу исемлектә, күргәнегезчә, Кайбыч игенчеләре дә бар. 
Районда танылган комбайн­чылар Лазаревлар династиясен белмәгән кеше юктыр. Бүләкләнүчеләр арасында әлеге династияне дәвам итүче Альберт та бар.   –Хезмәтебезне шулай югары бәяләүләренә рәхмәт. Әтием Георгий механизатор булып эшләгәч, игенче хезмәте миңа мәктәп елларыннан ук таныш. Чөнки каникул вакытында ел саен әтием янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. 2006 елдан башлап, үзем комбайн штурвалы артына утырдым. Әтием кебек мин дә җир эшенә улларымны тартам. 2011 елдан башлап 2016 елга кадәр олы улым Андрей белән эшләдек. Соңгы ике елда абыйсын икенче улым Артур алыштырды, – диде ул. 
Хәзерге вакытта Артур 11 класста укый, бәлки киләчәктә ул да бабасы, әтисе һөнәрен дәвам итәр. 
Олы Урсакта үз заманында республикабызда танылу алган Рәхим ага Сафиуллин да үзенә лаеклы алмаш әзерләгән.  Улы Айрат әтисе эшен лаеклы дәвам итә. 
– Олы Урсак мәктәбенең 4 классын тәмамлагач, әтием мине үзе янына комбайн­чы ярдәмчесе итеп алган иде. Шул вакыттан ул икмәк кадерен белергә, техникага сакчыл карарга, аның барлык нечкәлекләрен белергә ярдәм итте, рәхмәт аңа. Апастагы һөнәр училищесын уңышлы тәмамлагач, 1991 елда “Таң” колхозында “Т- 40” тракторында эшли башладым. Шул еллардан бирле туган ягымнан, туган җиремнән аерылганым юк, – диде Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исемен горур йөртүче Айрат Сафиуллин. 
Сертификатлы комбайнчылар калган хезмәттәшләренә дә үрнәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X