Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районының Кушкүл авылына сайлау комиссиясе әгъзалары үзләре килде

Районнан читтә урнашкан кечкенә авылларда яшәүчеләргә үзләрендә сайлау мөмкинлеге тудырылды.

Бер урамлы гына Кушкүл авылында яшәүчеләр моңа кадәр сайлауларга 1605 нче Турминский сайлау участогына бара иде. Ә быел аларга РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өчен авыл клубына килергә кирәклеге турында алдан ук хәбәр итеп куйдылар. Шушы авылларны үз эченә алган Хуҗа Хәсән җирлеге башлыгы Светлана Матвеева әйтеп узганча, үзәктән ерактарак урнашкан авылларда яшәүчеләргә уңайлыклар тудыру максатында сайлау комиссияләре әгъзалары аларга үзләре бара.
Озак еллар буена балаларга белем һәм тәрбия биргән ветеран укытучы Валентина Муллина бу хәбәрне шатланып кабул итүләре хакында әйтте.
-Безнең кебек карт кешеләргә сайлауга күрше авылга барып йөрү кыенрак шул. Хәзер сәламәтлек тә мактанырлык түгел, - диде ул. - Комиссия үзе килә, дигәч, әлбәттә, сөенештек. Сайлауларның берсен дә калдырганым юк. Бу сайлауга да зур өметләр белән килдем. Киләчәк тормышлар тагын да матуррак булсын. Депутатлар халык өчен эшләсен. Авылыбыз кечкенә булса да, үзегез күрәсез, бик төзек безнең. Асфальт юлдан машиналар җилдерә, су кергән, кибет, клуб эшли, пенсияне, почтаны вакытында китереп торалар, яңа йортлар салучылар да бар.
Сайлау комиссиясе рәисе Татьяна Маркелова әйтеп узганча, бу авылда йөздән артык кеше яши, шуның 75е сайлауларда катнаша.
-Без Кушкүлдә көндезге сәгать бердән кичкә кадәр эшлибез. Халык бик актив. Әле бер сәгать тә узмады, утызга якын кеше сайлап китте инде. Әлбәттә, коронавирустан саклануга игътибар зур. Сайлаучыларның һәрберсенә шәхси саклану әйберләре бирәбез, клубка килеп керүгә кулларын антисептик белән эшкәртәбез, температураларын үлчибез,- диде ул.
Сайлаучыларның теләкләре бер: авылларны үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программалары дәвамлы булсын, шәхси хуҗалыкларга игътибар тагын да артсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X