Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч Сабан туеның баш батыры булып кем калган?

Халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туен көрәш бәйгесеннән башка күз алдына китерүе дә кыен. Мәйдан тирәли җыелган халык үз көрәшчеләре өчен җан атып, көч биреп торды.

Һәр елдагыча милли көрәш бәйгесен укучылар башлап җибәрде. Укычылар 33, 38, 45, 57 килограммга кадәр һәм 57 килограммнан артык үлчәү авырлыгында бил алышсы, ир- егетләр 65,75 килограммга кадәр һәм 75 килограммнан югары авырлыкта көч сынашты. Хөкемдарлар һәр көрәшченең матур алымнарын исәпкә алып, гадел бәя биреп бардылар. Һәр үлчәү авырлыгында җиңүчеләр һәм призерларны ачыкладылар. Соңыннан һәр үлчәү авырлыгында җиңү яулаучылар абсолют батырны билгеләү өчен үзара көч сынашты. Быелгы Сабан туенда Кече Мәме авылы егетләренә уңыш елмайды. Укучылар арасында шул авылдан Кирилл Козин, ә ир- егетләр арасында Владимир Токсаров абсолют батыр калды. Укучылар арасында җиңүчегә символик бүләк- тәкә белән бергә велосипед бүләк иттеләр. Ә 2019 елның баш батыры Владимир Токсаровка автомат кер юу машинасы, “Позис” туңдыргычы һәм тәкә тапшырылды. Барлык җиңүчеләргә, призерларга бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев