Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч Сабантуенда хәйрияче балалар арасында ярыш үткәрде

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче якташыбыз Рәшит Ярхамов ел саен балалар аарсында йөгерү буенча ярыш үткәрә.

Ат чабышының финал ярышлары башланыр алдыннан ел да бер урында уза ул. Ярышта 21 бала катнашты. Малайлар арасында Танайдан Илназ Закиров, көндәшләрен шактый артта калдырып, беренче килде. Кыр Буасы авылыннан Сергей Гаврилов - икенче, Танайдан Динар Садыйков өченче урында. 


Кызлар арасында Федоровское авылыннан Арина Алексеева беренче булып финиш сызыгын үтте, аның җиде яшьлек сеңлесе Полина өченче урында. Ә икенче урынны Олы Урсактан Азалия Мөхәммәтҗанова алды. Хәйрияче абыйлары ярышта катнашкан барлык балага да акчалата призлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев