Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч савымчылары осталыкта көч сынашты

Хуҗа Хәсән авылының Гөбенә елгасы буена урнашкан җәйге лагеренда савымчылар, ясалма орлыкландыру буенча операторлар арасында традицион бәйге булды.

Савымчылар арасыннан шушы фермада эшләүче Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе Мария Таймасова кабат җиңү яулады. Җәмгыятьнең беренче филиалыннан Илгиз Борһанов, икенче филиалыннан Светлана Сапаркина икенче урында. “Яңа юл” хуҗалыгыннан Фирая Бикбовага өченче урын бирелде. 
Ясалма орлыкландыру буенча операторлар арасында өченче филиалдан Виктор Бухаров җиңүгә иреште. Беренче филиалдан Мәдинә Мингалиева – икенче, икенче филиалдан Светлана Кошкина өченче урында. Җиңүчеләргә, призлы урыннарга чыгучыларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Рәхмәт хатлары, акчалата бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев