Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч сәхнәсендә- Түбән Кама артистлары

Кайбыч сәхнәсендә – Түбән Кама шәһәрендәге Туфан Миңнуллин исемендәге татар Дәүләт драма театры артистлары.

Алар тамашачыларга Башкортстанның яшь язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның "Калдырма, әни!" спектаклен тәкъдим итте. Бу әсәр әти-әниләре бер-бер артлы вафат булган җиде баланың язмышы, детдомдагы тормышы турында. Анда тулы ятимнәр генә түгел, әти-әниле булып та, үксезләр сафын тулыландыручы малай-кызлар да тәрбияләнә. Интернаттагы кырыс шартларда күбесенең характеры ныгый гына, авырлыкларга түзә алмыйча, сынып төшкәннәре дә бар. Бу спектакль Айгизнең үзе турында дисәк тә була. Чөнки ул да кечкенә чагыннан әти-әнисез калган һәм интернатта үскән.
Артистлар көндез яшь дусларына да спектакль күрсәтте. Галия Кайбицкая исемендәге музейда да булганнар.
– Сәнгать сәнгатькә тартыла шул ул. Түбән Камадан килгән артистларның күбесе яшь, сәнгать белән кызыксыналар. Коллективның хыялы тормышка ашты: чыгышлары алдыннан алар безнең музейда экскурсиядә булды. Экскурсия барышында моңа кадәр җырчы сандугач турында белгәннәре яңа мәгълүматлар, истәлекләр белән баеды. Үзара җанлы аралашу һәр ике як өчен дә файдалы булды, – диде музей директоры Чулпан Камалиева.
Кайбыч тамашачылары "Калдырма, әни!" спектаклен яратып карады. 12+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X