Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч талантлары Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурсның Апаста узган зона турында уңышлы чыгыш ясады һәм икенче турга үтте

Танылган җырчы, милли традицияләргә таянып татар эстрада сәнгатенә нигез салган Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурс икенче елын үткәрелә.

Фестивальнең оештыручылары – Татарстан Мәдәният министрлыгы, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Казан шәһәре мэриясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның халыклар дуслыгы йорты һәм башкалар. 

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, татар халкының танылган җырчысы Әлфия Авзаловага багышланган өченче халыкара фестиваль-конкурсына старт бирелде. Иделаръягы районнары катнашында Апаста узган зонада кайбычылалар да уңышлы чыгыш ясады.Морза Бәрлебашы клубы методисты Илгиз Борһанов, район башлыгының матбугат үзәге Рәмис Закиров, Олы Кайбыч мәдәният йорты хезмәткәрләре Светлана Зиадиева, Ләйсән Шамилова икенче турга узды. Аларның чыгышын бәяләүче жюри составында җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова да бар иде. Кайбыч үзешчәннәре хәзер Казанда чыгыш ясарга әзерләнә. Фестивальдә катнашучылар озынлыгы дүрт минуттан да артмаган икешәр әсәр башкарырга тиеш. Беренче турда Әлфия Авзалова репертуарындагы җыр, икенчесендә үзләре теләгән җыр башкаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев