Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Кайбыч таңнары”на ташламалы бәядән язылабыз!

"Россия почтасы" газета-журналлар укырга яратучылар өчен менә дигән мөмкинлек тудырды: 5-15 апрель көннәрендә агымдагы елның икенче яртыеллыгына матбугатка ташламалы бәядән язылырга мөмкин. «Кайбыч таңнары»на ташламалы язылу бәясе – 712 сум 62 тиен.

Ә калган көннәрдә аңа 771 сумга язылырга туры киләчәк. Оешмаларга язылу бәясе – 860 сум 76 тиен, аларга ташлама каралмый.
Абунәчеләрне активлаштыру, тиражларны саклап калу, укучылар санын арттыру максатында басма матбугатка язылу буенча ункөнлек игълан ителде. Почта хезмәткәрләре халыкка почта таратуның социаль яктан мөһим бурычларның берсе икәнлеген яхшы аңлый. Максатлары – һәр йортка газеталар өләшү. “Абунәче ункөнлеге" мөмкинлекләрен кулдан ычкындырмасагыз иде, хөрмәтле укучыларыбыз. Газетабызның эчтәлеге, үзегез күргәнчә, көннән-көн байый бара. Кайбычтагы матур үзгәрешләрне мөмкин кадәр тулырак яктыртып барырга тырышабыз. Вакыйга урыныннан язылган репортажлар газетада гына түгел, сайтта, инстаграмда урын ала. Алай гына да түгел, сайтта аларның тулы фотогалереясы белән дә танышырга мөмкин. Газетабыз төрле елларда төрле исем белән чыкса да, кыйбласы һаман да бер: халыкка рухи азык тарату. Алга таба да бергә булыйк! Хатларыгыз белән аның эчтәлеген бергәләп баетыйк. Газетага язылырга өлгермәгән булсагыз, абунә ункөнлеге вакытында авылыгызның хат ташучысына, почта бүлекләренә мөрәҗәгать итегез. 16 апрельдән бәя 771 сумга кадәр күтәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X