Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Кайбыч таңнары”на язылуда Кече Мәме почта бүлеге алда бара

«Кайбыч таңнары» газетасына киләсе елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә һәм ул декабрь ахырында төгәлләнә.

Почта элемтәсе узелы начальнигы Илгиз Баһавиев хәбәр иткәнчә, авыллардагы почта бүлекләрендә халыкны газета-журналларга яздырту буенча актив эш бара.
– Бүгенге көндә бу юнәлештә Кече Мәме авыл җирлегенең почта хезмәткәрләре яхшы эшли. Ирина Козина җитәкчелегендә эшләүче коллектив матбугатка язылу планын 73 процентка үтәгән инде. Башка елларда да планны уңышлы үтәп баручы бу бүлекне башкаларга да үрнәк итеп куярлык. Кошман, Олы Урсак, Колаңгы, Олы Подберезье почта бүлекләрендә эшләүчеләр дә планның яртысыннан күбрәген үтәгән, – диде Илгиз Харисович. – Надеждино, Бәрлебашы, Борындык авыл җирлекләрендә дә язылу кампаниясе чагыштырмача яхшы бара. Алар да планның яртысын үтәү алдында тора. Шул ук вакытта Мәлки, Чүти җирлегендәге почтальоннарга активлыкны арттырырга кирәк. Иң түбән күрсәткеч Федоровское авылында. Анда “Кайбыч таңнары”на язылу күрсәткече нибары 16 процент кына, 38 кеше генә язылган. Язылучылар саны түбән булуының сәбәбе – авылда почтальон таба алмауларында.
Кайбычлылар өчен “Кайбыч таңнары” газетасы беренче урында тора. Чөнки районыбыз халкының яшәеше, аларның матур эшләре, хезмәт батырлары, төрле бәйрәмнәр, кыскасы, җирле әһәмияттәге яңалыклар турында нәкъ менә безнең газета яза. Ул – өлкән яшьтәгеләрне тышкы дөнья белән бәйләүче звено да әле. Бигрәк тә хәзерге пандемия чорында. Чөнки өлкәннәрнең күп вакыты өйдә уза. Хат ташучылар аларга газета- журналлар гына түгел, чәй, кер юуу порошогы, сабын кебек башка товарларны да өйләренә үк китереп бирә, кирәк булса, заказлар да ала. Почта хезмәткәрләре дә хәзер волонтерлар сыйфатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев