Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

"Кайбыч таңнары"ның ветеран журналисты юбилеен билгеләп узды

Кайбыч районы оешуга, аның үз газетасы барлыкка килде. Кошман авылында туып-үскән Зөһрә Фәизова газета оешуның беренче көннәрендә үк редакциягә эшкә килә һәм лаеклы ялга чыкканчыга кадәр шунда эшли.

-Журналист буларак, районыбызның барлык авылларын да йөреп чыктым дияргә була. Мин һаман юлда, халык арасында булдым. Бүген дә кулымнан каләмем төшми. Авылдагы мәдрәсәдә дин сабаклары да алам,- диде Зөһрә ханым юбилее белән котларга килүчеләргә. 
Зөһрә Фәизова 70 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Аны ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова тапшырды. Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да изге теләкләрен җиткерде. "Кайбыч таңнары" газетасы редакторы Луиза Сөнгатуллина юбилярга коллектив исеменнән бүләк тапшырды һәм иҗат чишмәсенең сүрелмәвен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев