Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч тарихы турында китап нәшер ителә

Кайбычның 30 еллык юбилеена әзерлек эшләре тулы көченә бара.

Пәнҗешәмбе көнне район Советының актлар залында юбилейны югары дәрәҗәдә үткәрү буенча чираттагы киңәшмә үтте.


Быел Кайбыч тарихын чагылдырган китап дөнья күрәчәк Хәзер шул китапны туплау буенча эш башланып китте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, рынбасары Рәмис Хәялиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәпләр директорлары, тарих укытучылары, авыллар тарихы белән кызыксынучы кешеләр, музейлар хезмәткәрләре, китапханәчеләр катнашында узган киңәшмәдә дә сүз шул хакта барды.
Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, бу китапта Кайбычның бай тарихы тирән яктыртылырга тиеш. Китап тарихчы, археолог Альберт Борһанов җитәчелегендә нәшер ителә. Киңәшмәне алып барган Рәмис Хәялиев тарихыбыз белән кызыксынган Кадыйр Галимов һәм Василий Уткиннарның архивлардан туплаган материалларын Кайбыч ягы музеена тапшыру, аларны өйрәнеп, булачак китапка кертү кирәклегенә басым ясады.
- Безнең районда аерым авылларның тарихы китап булып чыкты инде. Булачак китапка шул китаплардан кыскача мәгълүматлар алып кертергә мөмкин. Һәр авыл җирлеге үз җирлегенә кергән авыллар тарихын барлап язмалар, тарихи фотолар бирергә тиеш, - диде Рәмис Рафисович.
Бу хакта Илдар Шакиров, Алмаз Низаметдинов, Александр Акрымов үз фикерләре белән уртаклаштылар. Материалларны март ахырына кадәр Кайбыч ягы музеена туплау турында килештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев