Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч терлекчеләре 2020 елга нәтиҗә ясады

Район халкы Яңа ел каникулларында ял иткәндә, терлекчелек тармагында эшләүчеләр эш урыннарында булды. Чөнки малларны ашатмый гына продукция җитештереп булмый. “Ашаган малда өмет бар”, - диелә бит халык мәкалендә дә.

Яңа елдан соң беренче эш көнендә “Гөбенә” агрофирмасының Хуҗа Хәсән бүлегендә агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, управляющийлар, терлекчелек белгечләре катнашында үткән киңәшмәдә 2020 елда терлекчелек буенча башкарылган эшкә нәтиҗә ясалды. Киңәшмә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узды.
Төп доклад белән чыгыш ясаган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов фермаларның узган елдагы эшчәнлегенә анализ ясады.
- Узган елның җәй, көз айларында кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерли алдык. Малларны тиешенчә ашатабыз да кебек. Шуңа карамастан, продукция җитештерү буенча алга куйган максатыбызга ирешә алмыйбыз әле. Шуңа күрә 2020 елга үзебезгә җиткерелгән бурычларны үти алмадык. Терлекчелек тармагында кызыксындыру чараларын кертергә кирәк. Төгәл исәп алып бару ла мөһим. Бу яктан “Туган як – Агро” хуҗалыгын үрнәк итеп куяр идем. Анда терлекчелек тармагындагы барлык күрсәткечләр исәпкә алына һәм компьютерга кертелә. Малларының баш саны кимесә дә, сөт җитештерү күләме арткан, - диде Альберт Илгизәрович киңәшмәдә ясаган чыгышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев