Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый
Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.
Әмма бер генә фермада да эш туктап тормады. Сыерлар да вакытында савылды, бозаулар, мөгезле эре терлекләр дә рацион буенча ашатылды, савым аппаратлары да, техника да эшләде. Шуңа күрә дә терлекчеләр, механизаторларга мең рәхмәт!
Узган еллардагы тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый салкыннарда фермаларда суүткәргечләр туңуы ихтимал, техниканы кабызу авырлаша. Бу суыкларда хуҗалыклардагы хәлне ачыклау өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән элемтәгә кердек.
- Көчле салкыннар көтелүе хакында хуҗалыкларны алдан ук кисәтеп куйган идек. Урыннарда төнге дежур торуны оештыру бурычы куелды. Иртән һәр хуҗалык җитәкчесе белән элемтәгә кереп, урыннарда эш торышы белән танышам,- диде Радик Мәҗитович. -Кайбер фермаларда проблемалар күзәтелде. Әйтик, “Гөбенә” агрофирмасының Турминский фермасында суүткәргечләр туңды. Надеждинода электр чыбыкларының өзелүе күзәтелде. Урыннарда оператив эш алып бару нәтиҗәсендә барлык җитешсезлекләр дә үзвакытында бетерелде. Кайбер машина-трактор паркларында, ягулыкның куерып китүе сәбәпле, тракторларны, “КамАЗ” автомобильләрен кабызып җибәрү авырлашты. Әлегә җитди проблемалар юк.
Авыл хезмәтчәннәре сыната торганнардан түгел. Аларга авыр эшләрендә җиңеллек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев