Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч укучылары ГТО нормалары тапшырды

Кайбыч муниципаль районында яңа спорт сезоны мәктәп укучыларының ГТО нормалары тапшыруы белән башланды.Ул укучылар Спартакиадасы кысаларында уза.

7 сентябрьдә Олы Кайбычтагы “Салават күпере” спорт- сәламәтләндерү комплексында ГТОның җәйге фестивале үтте. Укучылар дүрт яшь категориясендә көч сынашты: 9-10 яшь (2 баскыч), 11-12 яшь (3 баскыч), 13-15 яшь (4 баскыч) һәм 16- 17 яшь (5 баскыч). Шунысы куанычлы, бәйгедә барлык 17 мәктәптән йөздән артык укучы катнашты. Бу көнне алар пневматик винтовкадан ату, алга иелү, турникта тартылу, отжимание ясау, озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрүдә һәм йөгерүдә җитезлекләрен күрсәтте. Төрле дистанцияләргә йөгерү, йөзү буенча ярыш¬лар 21 һәм 28 сентябрьгә планлаштырылган.Анда шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүчеләр, призлы урыннарга чыгучылар билгеләнәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев