Кайбыч укучылары каникулга чыга
23 майда 1-8 класс укучыларының соңгы уку көне булды. 30 майда 9-11 сыйныф укучылары өчен дә укулар тәмамланачак.
Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә һәм дистанцион укуга күчүгә бәйле рәвештә, уку процессының катлаулылыгын укучылар һәм укытучылар гына түгел, ата-аналар да сизде. Шуңа күрә алар да каникулларга балалардан артыграк сөенәдер. Быел мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме үткәреләме соң?
– Укучыларны гомергә истә калучы мондый бәйрәмнән мәхрүм итәргә ярамый. Әлеге бәйрәм урта мәктәпләрдә 29 майда узачак. Хәзер директорлар белән аны үткәрү форматы турында сөйләшәбез, –диде мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев