Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч укучылары хезмәттә дә сынатмый

Мәктәп укучылары арасында җәйге каникуллар вакытында эшкә урнашучылар да булган. Мәшгульлек үзәге директоры Эльвира Камалиева хәбәр иткәнчә, июнь-¬июль айларында 37 баланы эшкә урнаштыру буенча оешмалар белән 12 килешү төзелгән.

Укучыларга эш бирү буенча соңгы өч елда аеруча «Алтын кырлар», «Гөбенә», «Дубрава» агрофирмалары, Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы активлык күрсәтә.Балигъ булмаган үсмерләрне эшкә урнаштыру мәшгульлек үзәге эшчәнлегендәге төп юнәлешләрнең берсе. Закон буенча 14 яшьлек үсмерләр укудан бушаган арада рәсми рәвештә вакытлыча эшкә урнаша ала. Бу аларга үз акчаларын эшләргә мөмкинлек бирә. Яшүсмерләрне эшкә урнаштырганда, мәшгульлек үзәге, беренче чиратта, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә, профилактик исәптә торучыларга өстенлек бирә. Хезмәт – иң яхшы тәрбия чарасы ул. Бер ай эшләгән өчен аларга үзәк аша, хезмәт хакларына өстәп, 2250 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев